Ветераннар тарафыннан социаль объектларны тикшерү

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Районыбызның өлкән буыны инде ничә ел социаль объектлар буенча чыгып йөри. Менә бүген дә, 4 сентябрь көнне, ветераннарыбыз район буенча сәяхәткә кузгалды. Сәяхәткә күптән түгел генә ремонттан соң матур төс алган үзәк район китапханәсеннән старт алдылар. Хезмәткәрләр килүчеләрне китапханә бинасы буйлап йөрттеләр һәм ремонт вакытында нинди эшләр башкарылганлыгы турында кыскача сөйләделәр. Аннары курс Борнак авылына алына. Юлда шулай ук «Гамәви киңлекләр» программасы буенча төзелә торган сугышчы – интернационалистларга куелган һәйкәлне карап уздылар. Хәзерге вакытта биредә ремонт эшләре бара. Әлеге объектта төзелеш һәм ремонт эшләре ҖЧҖ «Мелиоратор» оешмасы тарафыннан башкарыла. Смета бәясе-16500 мең сум тәшкил итә. Аннары өлкәннәребез промзона аша Янгулга юл тоттылар. Анда ветераннар мәдәният үзәге һәм ветеринария-акушерлык пункты кебек яңа объектларны күрделәр. Күптән түгел Борнакта капиталь ремонттан соң авыл клубы үзенең ишекләрен ачты. ҖЧҖ "ВодСтрой» капиталь ремонтны вакытында тәмамлау һәм эшне югары дәрәҗәдә башкару өчен бөтен көчен куйды. Ремонт эшләренең смета бәясе - 12779,35 мең сум. Тарихи клуб заманча технологияләр буенча үзгәртелгән, шулай да Совет стилен саклап калган. Ветераннар Шеңшеңәр авылында «Раил» кафесындагы тәнәфестән соң 1000 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасы (МТФ) төзелеше барышы белән таныштылар. АХҖК «Кызыл юл» предприятиесенә 337,67 млн. сумлык финанс ярдәме - 5% ставкасы буенча бирелгән заем акчалары күрсәтелде. Шуннан соң юлны Нөнәгәр авылына тоттылар, анда 1 сентябрьгә ҖЧҖ «Стройград " 44775, 0 мең сумлык зур ремонт эшләрен тәмамлады. Аларның хезмәт нәтиҗәсе күз алдында. Өлкәннәребез яңартылган мәктәпнең матурлыгына, уңайлылыгына сокланудан туктамадылар. Хәзерге вакытта мәктәп алдында җиһаз мәсьәләсе тора, әмма тиздән бу мәсьәлә дә хәл ителәчәк. Маршрутның киләсе пункты - «Халыклар Дуслыгы» Чепья музее. Гарифҗан Галиев кунакларны һәрвакыттагыча бик җылы кабул итте, барысын да күрсәтте, бик күп кызыклы мәгълүмат сөйләде. Һәр аерым бүлмәнең үз тематикасы, музейның эчке хәләте һәм интерьеры күңелне җылыта һәм илебез тарихына чумдыра. «ВодСтрой» оешмасы үткәргән капиталь ремонт 13496, 65 мең сумга төшкән. Сәяхәт дәвамында автобусларда ветераннарны гид озатып йөрде, төрле объектлар турында сөйләде, ветераннарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Арып-талып, әмма бик бай эчтәлекле сәяхәттән соң, ветераннарны «Балтач» кафесында тәмле төшке аш һәм концерт көтә иде. Төшке аш вакытында ветераннар советы җыелышы үткәрелде, актуаль темалар буенча фикер алышынды, шулай ук киләсе сайлаулар темасына да кагылдылар. Җыелыш вакытында кунакларга Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин кушылды. Ул барлык катнашучыларга районны үстерүгә, камилләштерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, барысына да уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет теләде. Чара кунакларына да шулай ук сүз бирелде.

Көн ахырына арып, бик канәгать булып, күп белем туплаган ветераннар сәфәрләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм үзләренең көндәлек тормышларына әйләнеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International