Владикавказның Беслан шәһәре-Терек елгасы ярында, Ингушетия чигеннән 8 км ераклыкта урнашкан. Бу шәһәр 2004 нче елның сентябрь аенда коточкыч теракттан соң дөнья күләмендә танылу ала. «Беслан» сүзе хәзер Төньяк Осетиядә Владикавказдан ерак түгел кечкенә шәһәрне генә түгел, ә гомуми хәсрәт белән берләшкән кешеләрнең тормыш юлын да билгели башлады. Бу фаҗига Россия җәмгыятендә тирән эз калдырды һәм аның күп кенә анык һәм шулай ук аңлаешсыз гыйбрәтен бүгенге көндә исәпләү бик мөһим. Россиядә 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.
Балтач районында 3 август көнне Беслан фаҗигасе корбаннарын искә алу максатыннан «Хәтер шәме» дип аталган акциясе узды. Акция «Балтач " үзәк мәдәният һәм ял паркында үтте. Акциядә катнашучылар барысы да әйләнәгә бастылар һәм шәмнәр кабыздылар. Аннан соң кәгазьдән терракт корбаннарын символлаштыручы ак күгәрченнәр ясадылар, аларга үз теләкләрен яздылар. Теләкләр язылган кәгазьләрне фантан тирәсенә тараттылар.
Чын Россия һәм бөтен дөнья хакына без җәмгыятьтә бердәмлекне һәм татулыкны сакларга, бер-беребезгә карата хөрмәт белән карарга, агрессия, рәхимсезлек, экстремизм һәм терроризм күренешләренә каршы торырга тиеш. Без бергәләп илебезнең чәчәк атуы, иминлеге өчен бөтен көчебезне куячакбыз!