Яңартылган Нөнәгәр мәктәбе ишекләрен ачты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Нөнәгәр авылы халкы өчен бүгенге көн икеләтә тантана булып истә калачак: беренчедән яңа уку елы башланып китсә, икенчедән бу уку елы яңа төзекләндерелгән мәктәп бинасында башлануы барыбыз өчен дә зур бүләк. Быел биредә 106 укучы белем алачак. Бу бинаның бер өлешен балалар бакчасы алып тора, бакчага 28 бала йөри.

Бу тантаналы линейкада Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы,  Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Тарасова Надежда Сергеевна, “Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе” дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы, Казан Дәүләт Аграр  Университетының вузга кадәрге белем бирү үзәге җитәкчесе Фәссахова Гүзәл Рафкат кызы, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Ахметханов Әлфред Заһир улы, “Кызыл юл” күмәк хуҗалыгы рәисе Хайруллин Фердинанд Нургаян улы, ООО ”Стройград” җитәкчесе Сафиуллин Наил Камил улы катнаштылар. Алар һәрберсе үзләренең котлауларын, ихлас теләкләрен әйтеп уздылар. Салихов Мәҗит Хаҗип улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов исеменнән кайнар сәламнәрен һәм котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук чара барышында район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр дә, лаеклы ялга озатылучылар да, яңа гына Нөнәгәр мәктәбенә килүче яшь укытучылар да булды. Озак еллар дәвамында мәктәптә эшләп киткән укытучылар бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Шунысы да бик сөенечле, Нөнәгәр мәктәбе кечкенә бер авыл мәктәбе булуга карамастан, заман белән бергә атлый, яңалыклардан артта калмый.  Менә быел да мәктәпкә яңарыш өстәлде: профильлле укыту нигезендә яңа уку елында агротехнологик сыйныф ачылачак. Бу турыда халыкка Казан Дәүләт Аграр  Университетының вузга кадәрге белем бирү үзәге җитәкчесе Фәссахова Гүзәл Рафкат кызы игълан итте.

Әлеге тантаналы линейка җыр-моң, ихлас теләкләр белән үрелеп барды. Бәйрәм тантанасы тәмам, тормыш дәвам итә. Хәзер инде алга карап ныклы адымнар белән куелган максатларны тормышка ашыру өчен мәктәп үзенең гадәти   эшенә чумды. Укытучыларга, укучыларга, әти - әниләргә нәтиҗәле уку елы, яңа җиңүләр, яңа ачышлар, сабырлык, нык сәламәтлек теләп калыйк! Хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International