ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Радиотелевизион тапшыру үзәге» филиалы хәбәр итә: РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Чепьядагы филиал объектында 2019 елның 10 октябрендә 9.00 дән 15.00 гә кадәр аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны өзеп тору белән планлы ремонт-профилактик эшләр үткәреләчәк.

2 октябрьдә 11: 30 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачина Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Р. А. Ратникова һәм К. А. Нугаев белән берлектә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә

2019 елның 27 сентябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында Гөлгенә Рифгат кызы скетч-рәсем буенча мастер-класс үткәрде. Рәсем ясауның бу яңа төре балаларда зур кызыксыну уята, ә буяулар белән эшләү - үзе бер ләззәт! Алар табигатьнең көзге матурлыгын чагылдырган рәсемнәр ясадылар.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел көрлеге, иминлек һәм бәхет телим! Тормышыгыз якты булсын, бары тик күңелле вакыйгалар белән генә тулып торсын, сезне яратучы һәм кайгыртучы балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз һәрчак янәшәгездә булсын. Алар сезне уңышлары белән сөендереп торсын. Актив һәм максатчан булыгыз, чөнки «өлкән кеше» исеме диагноз түгел, ә лаеклы хөрмәт. Бәйрәм белән Сезне!

 Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында 2019 елның 3 нче кварталында алты дәрес узды.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Балтач районында Арча, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыелды. Алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән эре сәүдә челтәрләре аша Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге тарафыннан җитештерелә торган продукцияне реализацияләүдә ярдәм күрсәтү өчен эре ритейлерлар белән очрашу оештырыла. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанның кайбер районнарында компетенция үзәкләре белгечләре шәхси хуҗалыклар хуҗалары, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар үткәргән иде. Очрашу барышында кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме чаралары аңлатылды һәм киләчәктә районнарның кооператив партнерлыгы схемаларын төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Семинарга җитештерелә торган продукцияне сату белән кызыксынучы фермерлар чакырылган.

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин.   Бу  хакта  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Иван Лебедев  әйтте.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көньяктан көчле җил көтелә: 1 октябрьдә төнлә урыны белән 15-20 м/с тизлектә, 1 октябрьдә көндез һәм төнлә, 2 октябрьдә иртән секундына 17-22 метрга кадәр.

Салымнар тулэр чак житте

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International