Балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү вакыты үзгәрде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

2 октябрьдә 11: 30 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачина Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Р. А. Ратникова һәм К. А. Нугаев белән берлектә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә.

Кабул итү Балтач, Ленин урамы, 42 йорт адресы буенча үткәреләчәк. Белешмәләр алу һәм алдан язылу өчен телефоннар: 2-51-37, 2-57-75.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International