Балтач районында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыелды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 30 сентябрь көнне, Балтач мәдәният йортында «Туган як» социаль проекты кысаларында чара узды. Әлеге проектның максаты-Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә продукцияне сатуда ярдәм итү һәм шәһәр халкына йорт янындагы азык-төлек кибетләрендә яңа һәм сыйфатлы фермер продукциясен сатып алу мөмкинлеге тудыру. Проект кысаларында шулай ук теләсә кайсы партнер-кибеттә ташлама белән фермер продукциясен сатып алу хокукы бирә торган синхрон дисконт карталары системасын эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Проектның операторы - ДБУ «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» Аның төп бурычы-авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча эшне системага салу, кооперативларга һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына мәгълүмати-консультация һәм методологик ярдәм күрсәтү, бизнес-планнар һәм техник-икътисадый нигезләмәләр әзерләгәндә аларны алып бару, федераль һәм региональ бюджетлардан субсидияләр алуга гаризалар алу.

Балтач районында Арча, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыелды. Алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән эре сәүдә челтәрләре аша Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге тарафыннан җитештерелә торган продукцияне реализацияләүдә ярдәм күрсәтү өчен эре ритейлерлар белән очрашу оештырыла. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанның кайбер районнарында компетенция үзәкләре белгечләре шәхси хуҗалыклар хуҗалары, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар үткәргән иде. Очрашу барышында кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме чаралары аңлатылды һәм киләчәктә районнарның кооператив партнерлыгы схемаларын төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Семинарга җитештерелә торган продукцияне сату белән кызыксынучы фермерлар чакырылган.

Район мәдәният йорты фойесында иң яхшы колбаса эшләнмәләре һәм сөт продукциясе күргәзмәсе куелган иде һәм шул продукция катнашында конкурс оештырылды. Һәр конкурсантка номер беркетелде. Килгән халык колбаса эшләнмәләрен һәм сөт продукциясен авыз итеп карады һәм ошаганы өчен тавыш бирде. Шушы тавыш бирү нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр билгеләнә.

Аннары чара салмак кына концерт залына күчте, анда аның төп өлеше узды. Аны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы ачып җибәрде. Кереш сүзендә ул авыл хуҗалыгын үстерү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, яшьләрне авылга җәлеп итеп, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә районның чәчәк атуына китерергә кирәклеген ассызыклады.

ДБУ «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» директоры Илнур Хәбибуллин үзәкнең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Компетенция үзәге авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләре инфраструктурасын булдыру һәм үстерү буенча оештыру чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда ярдәм итә, дип билгеләп үтте ул.

ДБУ «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге»  директоры урынбасары Мамаев Ренат Рим улы авыл кулланучылар кооперативларына (СПоК), шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм КФХларга гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары, СПоКка керүнең өстенлекләре турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген авылда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ихтыяҗ аеруча зур, шуңа күрә кооператив берләшмәләренә мөмкин кадәр күбрәк халыкны, шәхси крестьян хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итәргә кирәк. Ренат Рим улы безнең районны алдан анализлау нәтиҗәләре һәм үткәрелгән анализ нигезендә үсеш өчен әзер карарлар эшләнмәләре белән таныштырды.

Шулай ук чара күңел ачу чарасыннан, ләкин шулай ук информатив өлештән - театральләштерелгән тамаша һәм концерттан гыйбарәт иде. Оештыручылар театральләштерелгән номерлар аша гамәлдәге хуҗалыкларны ныгыту һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның табышлылыгын арттыру юлларын тәкъдим иттеләр. Чара артистларның концерт номерлары белән үрелеп барды.

Иртәгә, 1 октябрьдә, авыл хуҗалыгына кооперациясе ярдәмендә яшьләрне актив җәлеп итүче чит ил (Германия) белгечләре белән телеконференция оештыру көтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International