ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонының өлкән кешеләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Кабул итү вакытында гражданнар мәктәптә конфликтлы хәлләр, күп балалы гаиләләргә ташламалар, инвалид балаларга торак бирү программалары буенча консультацияләр алдылар. Шулай ук безнең районда мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру турында да тәкъдимнәр булды. Бер гражданкадан сабыйга вакытында һәм квалификацияле ярдәм күрсәткәннәре өчен район һәм Казан табибларына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Джамбулат Хатуов билгеләп  үткәнчә,  туфракның  әчесен  бетерүгә  2019 елда  аграрчылар  тарафыннан  тотылган  чыгымнарны  каплау  өчен   федераль бюджеттан  2020  елда     1 млрд сум  акча  бүленәчәк.    Аның  сүзләренә  караганда,  бу  уңдырышлылыкны  арттырырга һәм  бөртеклеләрне җыю буенча   план  күрсәткечләрен  үтәргә   ярдәм  итәчәк.      Алдан  башкарылган  бәяләүләр  буенча,  дәүләт  ярдәме  чаралары  нәтиҗәсендә  3,4 млн. гектар  мәйданда  әче  туфракны  известьлау буенча  планлаштырылган  чараларны  гамәлгә ашырганда алынган  өстәмә  ашлык   хакының  суммасы    2030  елга  кадәр      66 млрд сум  булачак.  

1 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Гомер көзе якты булсын!” дип аталган листовкалар таратты.

2019 елның 1 нче  октябрендә 13.10 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге  директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мэктэбендэ  «Форпост» хезмэткэрлэре хэм 5 нче класс укучылары катнашында пневматик мылтыктан ату  буенча шәхси хэм командалар арасында спорт ярышлары уздырды. Әлеге чарада Балтач урта мэктэбенең 32 укучысы һәм 6 укытучысы катнашты.   


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2019 елның 1 октябрендә "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” белгечләре җитәкчелеге астында “Волонтер” үзәге активистлары "Шатлык таратучылар" дип исемләнгән акция уздырдылар.

Начар метеорологик күренешләр: 2 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда-төнлә һәм иртән).

Бүген, 1 октябрьдә, район Советының утырышлар залында «Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атнасы»  авыл хуҗалыгына кооперациясе ярдәмендә яшьләрне актив җәлеп итүче чит ил  белгечләре белән телеконференция булды.

Шәхси хуҗалыклар хуҗалары, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән берлектә «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» директоры Илнур Рафак улы Хәбибуллин, директор урынбасары Ренат Рим улы Мамаев һәм оешманың белгечләре ФРГның Лейпциг шәһәрендәге доктор Дитхард Рудерт һәм аның ассистенты Шәриф Җәббаров белән турыдан-туры элемтәгә чыктылар.

«Радиотелевизион тапшыру үзәге» филиалы хәбәр итә: РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Чепьядагы филиал объектында 2019 елның 10 октябрендә 9.00 дән 15.00 гә кадәр аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны өзеп тору белән планлы ремонт-профилактик эшләр үткәреләчәк.

2 октябрьдә 11: 30 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачина Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Р. А. Ратникова һәм К. А. Нугаев белән берлектә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International