Балтач «Форпост» үзәге пневматик винтовкадан ату буенча спорт ярышлары үткәрде

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның 1 нче  октябрендә 13.10 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге  директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мэктэбендэ  «Форпост» хезмэткэрлэре хэм 5 нче класс укучылары катнашында пневматик мылтыктан ату  буенча шәхси хэм командалар арасында спорт ярышлары уздырды. Әлеге чарада Балтач урта мэктэбенең 32 укучысы һәм 6 укытучысы катнашты.        

Җиңүчеләргә Балтач «Форпост» үзәгенең Мактау грамоталары белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Чараның максаты  - яшь буында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү, хәрби-гамәли спорт төрләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International