Бүген, 2 октябрьдә, 11: 30 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының әйдәүче консультанты А. Н.Хәмитова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Р. А. Ратникова һәм К. А. Нугаев белән берлектә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итте.
Кабул итү вакытында гражданнар мәктәптә конфликтлы хәлләр, күп балалы гаиләләргә ташламалар, инвалид балаларга торак бирү программалары буенча консультацияләр алдылар. Шулай ук безнең районда мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру турында да тәкъдимнәр булды. Бер гражданкадан сабыйга вакытында һәм квалификацияле ярдәм күрсәткәннәре өчен район һәм Казан табибларына рәхмәт сүзләре яңгырады.
Барлык сораулар да игътибар белән өйрәнелде һәм тиешле җаваплар бирелде. Халыктан кергән тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак. Халык мөрәҗәгатьләре буенча тиешле бүлекләргә, оешмаларга гражданнар тарафыннан күрсәтелгән проблемаларны хәл итү буенча эш йөкләнде.