Безнең кадерле әти - әниләребез, әби - бабайларыбыз, остазларыбыз! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтүнең кечкенә бер өлеше генә. Без Сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, Сездән үрнәк алабыз, Сезнең белән сокланабыз.
Өлкәннәр - безнең тормышыбызны бизәүчеләр. Сезгә хөрмәт белән баш иеп, район үсешенә керткән биниһая өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел көрлеге, иминлек һәм бәхет телим! Тормышыгыз якты булсын, бары тик күңелле вакыйгалар белән генә тулып торсын, сезне яратучы һәм кайгыртучы балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз һәрчак янәшәгездә булсын. Алар сезне уңышлары белән сөендереп торсын. Актив һәм максатчан булыгыз, чөнки «өлкән кеше» исеме диагноз түгел, ә лаеклы хөрмәт. Бәйрәм белән Сезне!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы