ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары - 2019 " Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен бүген үк түбәндәге сайтта анкета тутырырга: molpred-116.ru һәм почтага info.mpr2019rt@mail.ru җибәрергә кирәк. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлгән кеше СММ буенча онлайн-курс бүләк алачак.

 

2019 елның 28 сентябренда Балтач районының Сәрдек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗипов Зиннур Нәҗип улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 1-2 октябрендә Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм оешмалары белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре уздырылачак.


29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

2016 елда бу проект старт алды – яшүсмерләр арасында «Салют» конкурсы уңышлы тормышка ашырылды. Дүртенче ел инде проект буенча эш дәвам итә. САЛЮТ-балалар һәм яшүсмерләр түземсезлек белән көтеп алган яраткан бәйрәм. Бу талантлы балаларның казанышларын тану, иң яхшыларны бүләкләү традициясе. 27.09.2009 «Факел» яшүсмерләр клубында талантлар конкурсының финал концерты булып узды. Сентябрь дәвамында конкурста катнашуга гаризалар кабул ителде.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Балтач районыннан составында Нигъмәтҗанов Зәйнәб, Кумаева Ульяна, Хөснетдинов Рамил, Галимҗанов Ленур булган команда катнашты. Аларның тренеры-Әскәров Ралиф.

2002-2003 елгы кызлар арасында Зәйнәб Нигъмәтҗанова ирекле стиль белән 5 км дистанциядә лыжероллерлар ярышында 3 урынны яулады. Гомумкоманда зачетында Балтач районы командасы авыл районнары арасында 3 нче урынны алды.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

27 сентябрь көнне Балтач Узәк зурлар китапханәсендә 8 класс укучылары өчен Ачык ишекләр көне булып узды. 

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, сентябрь аенда Россиядә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы законнарга үзгәрешләр үз көченә керде. Моның белән бәйле рәвештә, гражданнар өчен нәрсә үзгәргәне турында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре – Илгиз Шиһабиев һәм Дмитрий Малинин бергәләп әңгәмә кордылар.

«Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында 2019 нчы елның 27 сентябрендә Балтач районының «Волонтер» үзәге активистлары Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече белән берлектә «Без терроризмга каршы» дигән акция уздырдылар.

Начар метеорологик күренешләр: 28 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Һөнәри осталыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларыбыз турында кайгыртучанлыгыгыз өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә һөнәри эшегездә уңышлар, иҗат шатлыгы, балаларның мәхәббәтен һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим. Эш һәрвакыт иҗади илһам китерсен, ә балаларның уңышлары Сезгә намуслы хезмәтегез өчен бүләк булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International