«Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында 2019 нчы елның 27 сентябрендә Балтач районының «Волонтер» үзәге активистлары Балтачның «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече белән берлектә «Без терроризмга каршы» дигән акция уздырдылар. Волонтерлар район үзәге урамнарына чыктылар, анда терроризмга каршы көрәш буенча буклетлар тараттылар. Алар халыкка билгеләнеп үтелүче айлык, куркынычсызлык чаралары турында мәгълүмат бирделәр.