90 яшьлек юбилей

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

 2019 елның 28 сентябренда Балтач районының Сәрдек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗипов Зиннур Нәҗип улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев,  «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗиповлар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләк  һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  Зиннур Нәҗипов хәзерге вакытта улы семьясында  яши, дүрт бала тәрбияләп үстергән, унбер  оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International