Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланыла башладылар.
2019 елның 25 октябрендә 8.00 дән 18.00 гә кадәр Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара Федераль салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә.
19 октябрь көнне Кукмара районының "Батыр" спорт комплексы базасында "Вахитов исемендәге" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы призына милли көрәш буенча ярыш булып узды. Ярышта безнең спортчыларыбыз да чыгыш ясады. Тренерлары - Корбанов Илшат Сәйфелгани улы.
19 октябрьдә Арча шәһәрендә 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында "Унистрой" ИК призына Арча муниципаль районының Көрәш буенча беренчелеге булып узды. Бу ярышта безнең район спортчылары да матур чыгыш ясап кайтты. Тренерлары: Хәйретдинов Ринат Фоат улы, Габдрахманов Ранил Фәрит улы.
19 октябрь көнне "Балтач" УСЗда 2007-2008 елгы укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды. 6 команда катнашты: Балтач урта мәктәбе, Норма урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицее. 5 егетләр командасы, 4 кызлар командасы-барлыгы 63 спортчы. Баш хөкемдар Шакиров Р. Р.
Кариле, Норма халкының бик зур, күләмле һәм нәтиҗәле тагын бер эшләре турында әйтеп узмый мөмкин түгел. Быел Норма мәдәният йорты янында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискы ремонтланды һәм һәйкәлнең мемориаль тактасындагы исемлек тулыландырылды. Бу исемлекне барлау өчен айлар буе архив бүлегендә элекке хуҗалык китапларын күтәреп, төрле чагыштыру, эзләнү, тикшерү эшләре алып барылды. Шушы күләмле, күп көч һәм вакыт сорый торган изге эшне башкаруда катнашкан һәр кешегә баш иеп, олы рәхмәтләрне әйтәсе килә.
2019 нчы елның 22 нче октябрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Карадуган гимназиясендә укучы балалар өчен күңелле спорт ярышлары оештырдылар. Командаларга йөгерү, сикерү, фитболлар һәм кыршаулар белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 23 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2019 елның 30 октябрендә Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Галләмов И. И. тарафыннан халыкны кабул итү планлаштырыла.
Халыкны кабул итү Балтач, Ленин урамы, 42 йорт адресы буенча 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Кызыксындырган сораулар буенча һәм кабул итүгә алдан язылу өчен түбәндәге телефон номерына шалтыратырга мөмкин: 8(843) 682-40-71.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ның оператив белешмәләре буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары саткан сөт тәүлеклек күләме 44,4 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8%ка күбрәк (2018 елда – 41,2 мең тонна).