Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.
Начар метеорологик күренешләр: 22 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - көчәйгәндә көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр); - томан.
Терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
19 октябрьдә Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта Хәсән базарында “Уңыш - 2019” бәйрәме кысаларында “Татар утары” павильонын ачу тантанасы узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 27 июнендәге 1391 – р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2019-2020 елларда Россия Федерациясенең Бөтенроссия диспансерлаштыру үткәрелә.
Балтач мәдәният үзәгендә район башлыгы Рамил Нотфуллин эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Киӊәшмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин хәзерге вакытта авыл хужалыгы өлкәсендә кулланучылар кооперативларына дәуләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм «Агростартап» программасы турында җентекләп аӊлатты. «Россельхозбанк»ныӊ Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Кадрия Латыйпова бүгенге көндә банк тарафыннан эшмәкәрләргә һәм кече бизнес вәкилләренә бирелә торган кредитлар һәм аныӊ өчен кирәкле рәсми белешмәләр турында информация бирде.
18 октябрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә Балтач мәктәбенең 8 класс укучылары өчен, агымдагы 2019 ел Театр елы булу уңаеннан, “Бөтен дөнья – театр” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.
Укучыларга ышаныч телефонының билгеләнеше һәм эше турында мәгълүмат бирү максатыннан, 2019 елның 18 октябрендә Балтачның «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова «Балалар ышаныч телефоны» дип исемләнгән шөгыль үткәрде
18 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Театр - могҗизаи дөнья” дип исемләнгән театраль тамаша үтте.