Начар метеорологик күренешләр: 22 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - көчәйгәндә көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр); - томан.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча (шулай ук Балтач районы буенча) 2019 елның 21 октябрь 18 сәгатьтән 22 октябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән томан. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 8-13 м, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +5..+8º. Көндез максималь һава температурасы +7..+10º.