19 октябрьдә Арча шәһәрендә 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында "Унистрой" ИК призына Арча муниципаль районының Көрәш буенча беренчелеге булып узды. Бу ярышта безнең район спортчылары да матур чыгыш ясап кайтты. Тренерлары: Хәйретдинов Ринат Фоат улы. Габдрахманов Ранил Фәрит улы.
Балтач районы көрәшчеләре алган призлы урыннар:
40 кг кадәр үлчәүдә 1 урын - Бурашов Ислам (Яңгул урта мәктәбе)
55 кг кадәр үлчәүдә 1 урын- Зарипов Ранис (Балтач гимназиясе)
60 кг кадәр үлчәүдә 1 урын - Яруллин Булат (Яңгул урта мәктәбе)
45 кг кадәр үлчәүдә 2 урын - Гильмуллин Әмир (Балтач гимназиясе)
55 кг кадәр үлчәүдә 2 урын-Муллагалиев Артур (Чепья урта мәктәбе)