Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 23 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 22 октябрь 18 сәгатьтән 23 октябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән күбесенчә явым-төшемсез, урыны белән томан. Көндез бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +1..+5º. Көндез максималь һава температурасы +9..+12º.