Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланыла башладылар.
2019 елның 19 октябрендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге "Батыр" яшьләр үзәгендә укучы яшьләр өчен "Кайда логика?" дип аталган интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.
Уен 4 раундта узды:
- 1 раунд. Уртак әйберне тап.
- 2 раунд. Икесе бер.
- 3 раунд. Барсын кушкач формуласы.
- 4 раунд. Киноребуслар.
Үзара 2 команда көч сынашты, барлык раунд нәтиҗәләре буенча:
1 урын : "Авангард" командасы
2 урын: "Ак барс"командасы
Чара өчен "Хыял" яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы.