Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Вакыт үтсә дә, Норма, Кариле халкының башкарган зур, әһәмиятле эшләрен язып үтми булмый...

Сугыш - ул кеше йөрәгендә бик зур рухи яра, ул - Аналар газабы, һәлак булган йөзләгән солдат, йөзләгән ятим. Бөек Ватан сугышы елларында халыкка күпме газаплар кичерергә туры килде. Сугыш сайлау мөмкинлеге дә, уйланырга вакыт та бирмәде. Ул көчсезләрне үтерә, шуңа күрә дә барлык өлкән һәм яшь буынга нәфрәт, исән калу фәнен үзләштерергә туры килә. Газаплы, авыр елларда малайлар һәм кызлар көчле, куркынычсыз – чын патриотларга әверелде. Кырыс сугыш еллары аларны чыныктырды.

Олылар да җиңеп чыга алмас тоелганнар авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп аяусыз сугыш елларын кичергән сугыш еллары балалары һәм тыл ветеранары - Кариле, Норма халкы уздыручы Корбан ашларының төп хөрмәтле кунаклары булды. Бу бик матур чара бер буын  кешеләрен очраштыру, безгә үзләренең гомерләре, каннары бәрабәренә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш ветераннарыбызның рухларына дога кылу нияте белән уздырылды. Мәҗлес  барышында Хаҗда булып кайткан кардәшләребез белән дә әңгәмә корып, аларның уй-кичерешләрен тыңлап уздылар. Шулай ук бу елның юбиляр ветераннарын гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләү сүзләре дә яңгырады.

Чарада, безнең яклаучы, саклаучы сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, уздырыласы чаралар турында да сүз булды.  Иң беренче зур эш этеп сугыш һәм тыл ветераннарың каберләрен тәртипкә китерү, чардуганнарын буяу куелган иде. Хәзерге көндә бу эш тулаем башкарылган. Шулай ук мәктәп баларына да эш “йөкләнде”: алар “Үлемсез полк”ка штендерлар һәм әби-бабаларының биографиясен язып папка әзерләргә тиеш булалар. Авыл халкы ярдәме белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленең әйләнә – тирәсен тәртипләү, матурлау һәм купъеллык чәчәкләр белән бизәү мәсьәләсе дә максат итеп куелды һәм әлеге максатка ирешү өчен эшләр инде алып барыла.

Кариле, Норма халкының бик зур, күләмле һәм нәтиҗәле тагын бер эшләре турында әйтеп узмый мөмкин түгел. Быел Норма мәдәният йорты янында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискы ремонтланды һәм һәйкәлнең мемориаль тактасындагы исемлек тулыландырылды. Бу исемлекне барлау өчен айлар буе архив бүлегендә элекке хуҗалык китапларын күтәреп, төрле чагыштыру, эзләнү, тикшерү эшләре алып барылды. Шушы күләмле, күп көч һәм вакыт сорый торган изге эшне башкаруда катнашкан һәр кешегә баш иеп, олы рәхмәтләрне әйтәсе килә.

Өлкәннәр көне бәйрәменнән дә Норма, Кариле халкы читтә калмады: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы тематикасы астында бик матур бәйрәм чаралары уздырылды.

Ничә дистә еллар үтсә дә, көлгә әйләнгән шәһәр һәм авыллар, җимерелгән халык хуҗалыгы, халыкның матди һәм рухи мәдәнияте һәйкәлләренең һәлак булуы, үз җилкәләрендә хәрби авыр йөкне күтәреп чыккан тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында янган миллионнарча кешенең гомере өзелүе турында онытырга ярамый. Халык батырлыгының бөеклеген, фашизмны җиңүнең бөтендөнья - тарихи әһәмиятен беркем дә һәм бернәрсә дә киметә алмый. Шушыларны истән чыгармасак иде.  Норма, Кариле авыллары халкының шушы изге эшләрен үрнәк итеп алып, башка авыллар да Җиңү көне җиткәнен көтмичә, шушы рәткә кушылсалар иде, дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International