23 ноябрь көнне Әтнә авыл клубында СХПК "Кама" күмәк хуҗалыгы терлекчесе Закирова Рауза Мансур кызы һәм балалар бакчасында пешекче Гарипова Илсөяр Шарифулла кызына 55 яшь тулу уңаеннан "Гомер көзе якты булсын" дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чепья авылында тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның яшәү шартларын тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, җитештерүгә интенсив технологияләр кертү һәм культураларның яхшыртылган күрсәткечле сортларын куллану авыл хуҗалыгында югарырак уңышларга ирешү мөмкинлеген бирде, дип белдерә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм бирүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрәчәк.
22 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Тәмәке тарту модада түгел, иркен сула» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бу чарада өлкән сыйныф укучылары катнашты.
22 ноябрь көнне театр елы уңаеннан "Хикмәтле дә, серле дә театр" конкурсында катнашу максатыннан Кили мәдәният йортында балалар көче белән әзерләнгән Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" пьесасы сәхнәләштерелде. Катнашучылар үз рольләрен матур итеп башкардылар.
23 ноябрь көнне Субаш мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан “Җырлыйм туган якта” концерты узды. Концертта Субаш җирлегендә туып, төрле төбәкләргә таралышкан сәнгать сөюче авылдашлар һәм аларның балалары катнашты. Тамашага килгән халык концертны бик яратып, үз итеп карады.
23 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йортында ел дәвамында баручы спартакиада кысаларында, шашка-шахмат буенча авыл урамнары арасында ярыш булды. Ярышларда балалардан алып урта яшьтәгеләргә кадәр бик теләп катнашты. Берничә сәгатькә сузылган көч сынашулардан соң 1 урын - Таулы, 2 урын - Тау асты, 3 урын - Югары оч урамнары лаек булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
23 ноябрь Нөнәгәр авыл клубында яшьләр өчен, тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан, "Төтен эчләрендә адашма" исеме астында сорау-җавап формасында әңгәмә үткәрелде.
Төп максат: яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлеш бирү. Шулай ук мисаллар ярдәмендә никотинның сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы күрсәтелде. “Синең яшәү рәвешең” дип аталган кечкенә генә тест үткәрелде.
2019 елның 22 ноябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында өлкән буын кешеләре арасында «Талантлар эзлибез» дигән иҗади бәйге узды. Конкурс дүртенче ел рәттән үткәрелә һәм «Вокал», «Сәнгатьле уку», «Музыкаль инструмент» номинацияләрендә халыкның иҗади сәләтләрен ачыкларга ярдәм итә.