ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

26 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган "Пичи дыр кутске анай кылысен" ял кичәсе үткәрде. Чарага инде оныклары да  булган әниләр чакырылды. Котлаудан соң әниләр телевизион тапшыруга охшатып оештырылган "Могҗизалар кыры" уенында катнаштылар. Уен өч турдан торды, анда өч финалистны ачыкладылар. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2019 елның 26 ноябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив белән ВИЧ-инфекциягә каршы бердәм гамәлләр көне үткәрелде.

Хезмәткәрләр әлеге авыру турында видеофильм карадылар. Уен формасында әлеге проблема турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, проблеманың мөһимлеге һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Июль аенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы - 2019” республика  конкурсы  игълан ителгән иде.  Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру, урып-җыюның оператив  һәм сыйфатлы үткәрү, шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында  урып-җыю  техникасы  паркыннан  нәтиҗәле  файдалану максатларында  ел  саен  үткәрелә.  

26 ноябрьдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты   утырышы  узды,  анда  бу  елның  III кварталында  «2013 - 2022 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын үстерү, авыл  хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм    һәм азык-төлек      базарларын    көйләү» дәүләт программасын    үтәү  дәүләт программасы  каралды.  


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстан эшкуарларына ТР Дәүләт заказы агентлыгының «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы тәэмин итүче яки заказ бирүче табарга мөмкинлек бирә. Татарстан җитештерүчеләре продукциясенә ярдәм итүче бу система тиз үсеш ала. Бүген мәйданчыкта Татарстанның барлык 45 районы тәкъдим ителгән. Биредә бизнесменнар үз товарларын китерү турында мәгълүмат урнаштыра, шулай ук билгеле бер продукцияне эзләүне сорату җибәрә алалар.

2019 елның 26 ноябрендә район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр эшен яхшырту һәм җиңеләйтү өчен "АГРТРТ" ның ЭТИС бүлеге баш белгече Таҗиев Илнар Илмас улы катнашында уку үткәрелде. Чарага Балтач районы оешмалары икътисадчылары чакырылган иде.

Бу очрашу эшмәкәрләр өчен файдалы булыр һәм әлеге мәйданчык ярдәмендә җирле эшмәкәрләр арасында күбрәк килешүләр төзелер дип өметләнәбез.​

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 26 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 27 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м/c, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 м/c кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -7..-12˚, аязган вакытта -15˚. Көндез максималь һава температурасы -3..-6˚. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

Бүген  Казан  дәүләт аграр университетының иң яхшы   5   студентына  һәм Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясенең  иң яхшы  5 студентына  Россельхозбанктан беренче  мәртәбә  тантаналы  рәвештә исемле  стипендияләр  тапшырдылар. Студентлар  ай  саен   10 мең сум  стипендия  алачаклар. 

23 ноябрь көнне Чепья мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әнкәй дигән бөек йолдыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмгә күп балалы аналар гаиләләре чакырылган иде. Сәнгать мәктәбенең Чепья филиалы һәм Чепья мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында бик матур концерт күрсәтелде.

18-22 ноябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубында Әниләр көненә багышланган акция узды. Балалар әлеге акциядә катнашып, әниләренә бүләкләр әзерләделәр. Открыткалар ясаган вакытта, һәр бала үзенең индивидуальлеген күрсәтте һәм бүләккә үз теләкләрен өстәде.

24 нче ноябрь көнне Бөрбаш Сәрдегәне авыл клубында Әниләр көне уңаеннан "Газизләрдән газиз, гүзәлләрдән гүзәл әниләр"  диеп исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Әниләргә багышланган кичә матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичә барышында быел 80 яшен билгеләп үтүче Заһидуллина Рәифә апаны юбилее белән котладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International