ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

29 ноябрьдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио Казан»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина катнашында туры эфир узачак.

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле ТНВ телеканалында иртәнге “Исәнмесез!” мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунагы булачак, бу программа иртәгәдән шулай ук Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) телеканалында да чыга башлаячак.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткә алынучыларны озату булды. Балтач районыннан 14 егет Киров өлкәсенең хәрби частендә хезмәт итәчәк. 

Балтач районы мәдәният йорты коллективы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыелма пунктында хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен концерт программасы белән чыгыш ясады.

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Гайнетдинов Илһам Фидәел улы шулай ук изге теләкләр белән чыгыш ясады һәм егетләргә исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләде.

20 ноябрь көнне Алан авылы клубы районкүләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" конкурсында катнашты. Тамашачыларга һәм жюрига Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?" исемле  өч күренештән торган әкият-тамашасы тәкъдим ителде.

23 ноябрь көнне Алан авылы клубында Әниләр бәйрәме уңаеннан күргәзмә оештырылды. «Әниләребезнең кулларыннан гөлләр тама» дип исемләнгән күргәзмәдә әниләрнең кул эшләре урын алды.  Шул ук көнне «Озак яшә, әнкәй, шатлык белән!» дигән әдәби-музыкаль кичә гөрләп узды. Кичә эчтәлекле шигырьләр,  матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бу чарада барлыгы 60 кеше катнашты.

28 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү атнасы кысаларында гражданнарны кабул итте.

Балтачлылар хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән сораулар төрле өлкәләргә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалары контрольгә алынды.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә Гомумрәсәй гражданнар кабул итү көне барлык территорияләр өчен дә билгеләнгән бердәм вакыт – 12-00 сәг-тән 20-00 сәг-кә кадәр Балтач район башкарма комитеты бинасында (Балтач ш.т.б., Ленин урамы, 42 йорт) узачак.

Ватан нәрсә ул?  Кемдер- Ватан- минем илем, ә кемдер –өйем, ә кемдер- әни диячәк. Агымдагы елның 27 нче ноябрендә Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында халыкара әниләр көненә багышланган шигырь укучылыр ярышы булып узды.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итте. Барлыгы кабул итүгә җиде граждан мөрәҗәгать итте. Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга теге яки бу проблемалы ситуацияне хәл итүгә юнәлдерелгән гамәли тәкъдимнәр бирелде. Җентекләп өйрәнүне таләп иткән сорауларның бер өлеше җитәкче тарафыннан контрольгә алынды, ә гражданнар кабат кабул итүгә чакырылды.

Кече Лызи мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Башта беренче сыйныф укучылары спектакль белән чыгыш ясадылар, шулай ук төрле номерлар күрсәттеләр. Балалар өчен яңа костюмнар тегелгән. Сәнгать җитәкчесе Петрова Галина Денисовна һәм сыйныф җитәкчеләре бик тырыштылар. Матур кичә өчен рәхмәт!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International