29 ноябрьдә "Факел" яшүсмерләр клубында ВИЧ-йогышын һәм аның белән ассоциацияләнгән авыруларны профилактикалау буенча «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында яшүсмерләр арасында өстәл теннисы буенча турнир булды.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча 2019 елның 1 февраленнән 15 мартына кадәр Россия территориясендә гамәлгә кертүгә лаек булган, балаларны яклау өлкәсендә иң яхшы региональ социаль практикалар конкурсы узды. Балтачның «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең «Гаилә+» проекты да «Тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү» номинациясендә иң яхшы проект дип танылды.
2019 нчы елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итү нигезе буларак нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек» дигән темага коллегия утырышы узды. Коллегиядә ведомствалар балигъ булмаган балалар белән эшләүнең актуаль мәсьәләләрен яктырттылар, эшләнеп бетмәгән юнәлешләрне билгеләделәр.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 29 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 30 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/c, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -4..-7˚. Максималь һава температурасы көндез -1...-4˚. Юлларда урыны белән бозлавык.
2019 елның 29 ноябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубында Карадуган коррекция мәктәбеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен полимер балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс оештырылды. Чара Инвалидлар декадасы һәм #Юмарт сишәмбе акциясе кысаларында узды. Балалар балчык белән эшләүдән, үз кулларың белән әйберләр ясаудан бик канәгать калдылар.
Балтач спорт мәктәбендә "Татарстан Республикасы спорт мәктәпләрендә тренировка процессын оештыру-методик тәэмин итү" темасына республика семинар-практикумы узды.
Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
27 ноябрь көнне Иске Турья авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Мынам мемие" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен конкурс - уен программасы әзерләнгән иде. Бу көнне хатын-кызлар өчен төп бүләк - чакырылган гармунчы иде. Гармун көйләренә кушылып җырладылар, биеделәр һәм тормышның күңелле мизгелләрен искә төшерделәр.
29 ноябрьдә Казанның "Ривьера" күңел ачу комплексында "Чыганакларга сәяхәт" X республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
28 ноябрь көнне Салавыч мәдәният йортында Флорид Буляковның "Бабай урлау" спектакле сәхнәгә куелды. Рольләрне 60-75 яшьләр арасындагы апа-абыйлар башкарды. Олы яшьтә булсалар да, спектакль җиренә җиткереп куелды. Тамашачы бик җылы кабул итте.