ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

30 ноябрь көнне Түбән Кенә авылы үзешчәннәре көче белән Әниләр көне уңаеннан авыл халкына ял концерты тәкъдим ителде. Авылдагы яшь талантларны барлап, аларны сәхнәгә чыгару мөмкинлегенә ирешелде. Бик көчле рухта, матур ял концерты оештырылды.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат  Хәбипов катнашында  матбугат  конференциясе узды,  ул «Туган як» бренды  астында  фермер продуктларын  сату  проектына  багышланган  иде.  

Үзәк китапханәдә ноябрьнең салкын кичендә дөньяның бар назын һәм мәхәббәтен үзендә саклаучы гүзәл затларыбыз – Әниләргә багышланган  “Алтын канат җылысы...” дип аталган тематик кичә үтте.

2019 елның 1 декабрендә Биктәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лапшина Ольга Васильевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

28 нче ноябрь көнне Б.Сәрдегәне авыл клубында укучылар Г.Гыйльмановның "Минем исемем бүрек" дип исемләнгән әкият-пьесасын сәхнәгә куйды. Укучылар үз рольләрен тырышып башкардылар. Бу әкият балаларны урлашмаска, урамда йөргән хуҗасыз этләрне, мәчеләрне кыерсытмаска  өйрәтә.
 

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әнием-газизем” дип аталган балалар иртәсе үтте. 

Бу хакта  бүген органик  җитештерүгә  күчәргә җыенучы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов сөйләде.

29 нчы ноябрь көнне Сосна мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әниләр - яшәүнең яме" дигән концерт үтте. Концертта мәктәп укучылары һәм әти-әниләр катнашты. 

2019 елның 28-30 ноябрендә Түбән Новгород шәһәрендә 1998-2000, 2001-2003, 2004-2005 елгы  юниорлар арасында армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда Саратов өлкәсе, Самара өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Пенза өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе җыелма командалары катнашты. Балтач район командасы ТР җыелма командасы составында 1 урынны яулады.

Авыл  хуҗалыгы  оешмаларының алдагы  чәчү  кампаниясе өчен  орлыклар  белән  тәэмин  ителеше һәм Татарстан  Республикасында  селекция  үзәкләренең  эше  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  шимбә  көнне  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат Җәббаров сөйләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International