ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

30 ноябрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы коллективы "Жингырты удмурт кырзан" ("Лейся, удмуртская песня") төбәкара халык һәм заманча җыр фестивалендә катнашты. "Шулдыр жыт" удмурт халык фольклор ансамбле һәм солистлар Анисимова Алена һәм Михайлова Дина лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.

 2019 елның 28 нче ноябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңǝр авыл җирлеге яшь ǝнилǝре ɵчен «Батыр» яшьлǝр үзǝгендǝ «Сабый теле белǝн» дип аталган уен үткǝрде. Бу уенда 16 яшь ǝни катнашты. Уен 3 турда үтте. Əниләр уеннарда бик актив катнаштылар. Барлык катнашучыларга да истǝлекле бүлǝклǝр тапшырылды һǝм кайнар чǝй оештырылды.

 

МБУ «Хыял» яшьләр үзәге 2019 елның 29 ноябрендә «Стоп Спид» акциясе үткәрде. Әлеге акциядǝ Балтач бистәсенең үзәк урамында буклетлар таратылды.

2019 нчы елның 29 нчы ноябрендǝ МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр авыл җирлеге яшьләре арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрде.

1 нче декабрь көнне Саба районында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк, 2005-2006 нчы елгы егет-кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә бадминтон ярышы узды (төньяк-көнбатыш лига). Балтач район җыелма командасы 3 нче урынны яулады.

30 ноябрь көнне спорт мәктәбе Балтач гимназиясе базасында 2009-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге уздырды. Ярышларда Балтач гимназиясе, Норма мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Сосна мәктәбе укучылары катнашты. Барлыгы 51 спортчы.

1 декабрь көнне Саба районының Шыңар авылында Татарстан Республикасының спорт остасы Гайнанов Салават Хәбир улы истәлегенә багышланган Көрәш буенча ачык турнир булып узды.

29 ноябрь көнне Карадуган мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән "Җирдәге фәрештәм - әнием син генә" дип исемләнгән бәйрәм концерты куелды. Концертта катнашучылар әниләрне котлап җылы теләкләрен ирештерделәр. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүзләр, гармунда уйналган моңлы көйләр белән аларны ял иттерделәр.

30 ноябрь көнне Нөнәгәр мәдәният йортында "Пар канатлар – бергә гомергә" исеме астында тематик кичә үткәрелде. Кичәдә 55, 50, 40 ел бергә гомер итүче парлар катнашты. Чарада бу парларның тормыш юллары чагылдырылды. Аларга төрле сораулар бирелде, балалары, оныклары, туганнары котлау тапшырдылар. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барылды. Ахырдан юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 1 декабрендә Карек-Серма авыл клубы китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган «Яратканыма һәм газиземә» дигән тематик кичә үткәрде. Концертта башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар җырладылар, биеделәр, болар барысы да яраткан әниләренә багышланды. Әниләр үзләренең балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International