2019 нчы елның 29 нчы ноябрендә «Хыял» яшьләр үзәге мавыктыргыч бию конкурсы – Стартинейджер үткәрде.
Әлеге конкурс укучыларның игътибарын ялны үткәрүнең кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч рәвешләренә юнәлтү, инициативаны, иҗатны күрсәтү максатыннан үткәрелде.
2019 елның 28 нче ноябрендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары өчен "Ришвәтчелеккә юк!" дип аталган интеллектуаль викторина уздырды. Уенда "Механизаторлар" һǝм "Спартак" командалары катнашты. 28 гә 24 исәбе белән "Механизаторлар" командасы җиңү яулады.
2019 елның 28 нче ноябрендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге "Факел" яшүсмерләр клубы белән берлектә "Фикердәш" клубы әгъзалары өчен "Көйне танып бел" дигән музыкаль уен үткәрде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды һǝм кайнар чәй оештырылды. Уен бик күңелле узды.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 3 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 4 декабрь 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы. Бераз кар. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 4-9 м/c тизлектә җил, урыны белән 12 м/c кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда урыны белән бозлавык.
Агымдагы елның 3 декабрендә Россиядә хәйриячелекне үстерү буенча "#Юмарт сишәмбе" иҗтимагый инициативасы кампаниясе узды.
2019 елның 9 декабрендә, Кеше хокуклары көне алдыннан, хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» се эшләячәк. Гражданнарга консультацияләр бирәчәк:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре; Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре; «ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге» КБП; Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы ФКУ; Татарстан Республикасы буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге.
1 декабрь көнне Инвалидлар декадасы кысаларында Салавыч авылында яшәуче Хәмидуллин Илдар Илдус улы һәм Кузнецова Анна Алексей кызының хәлен белделәр. Хәмидуллин Илдар тумыштан телсез һәм ишетми. Шуңа карамастан, ул бик ачык егет. Үз хәрәкәтләре белән барысын аңлата, күрсәтә.
90 яшьлек Анна апа - хезмәт һәм тыл ветераны. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән. Утырып кына торса да, аның күңеле бик көр, киңәшләрен бирергә әле дә әзер. Балаларның җырларын, шигырьләрен күз яшьләре аша тыңлады Анна апа.
30 ноябрь көнне Куныр мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Ана назы җирдә мәңгелек" дип исемләнгән бик зур концерт үтте. Концерт авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнде. Концерт моңлы җырлар, дәртле биюләр, күңелле скетчлар белән үрелеп барды.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
30 ноябрь көнне Чутай мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан "Газизләрдән газиз әнкәйләр" дип исемләнгән тематик кичә булды. Чарада барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, концерт номерлары башкарылды. 2019 елда 60, 70 яшьләрен тутырган әниләрне хөрмәтләделәр. Аларны сәхнәгә чакырып, кыскача биографияләре сөйләнде, презентацияләр күрсәтелде, туганнары, балалары котлады. Юбилярлар барысы да терлекчелектә хезмәт куйган, аларны тармак җитәкчеләре котлап рәхмәтләрен җиткерде. Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырылды.