"Газизләрдән газиз әнкәйләр" дип исемләнгән тематик кичә

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

30 ноябрь көнне Чутай мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан "Газизләрдән газиз әнкәйләр" дип исемләнгән тематик кичә булды. Чарада барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, концерт номерлары башкарылды. 2019 елда 60, 70 яшьләрен тутырган әниләрне хөрмәтләделәр. Аларны сәхнәгә чакырып, кыскача биографияләре сөйләнде, презентацияләр күрсәтелде, туганнары, балалары котлады. Юбилярлар барысы да терлекчелектә хезмәт куйган, аларны тармак җитәкчеләре котлап рәхмәтләрен җиткерде. Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International