1 декабрь көнне Инвалидлар декадасы кысаларында Салавыч авылында яшәуче Хәмидуллин Илдар Илдус улы һәм Кузнецова Анна Алексей кызының хәлен белделәр. Хәмидуллин Илдар тумыштан телсез һәм ишетми. Шуңа карамастан, ул бик ачык егет. Үз хәрәкәтләре белән барысын аңлата, күрсәтә.
90 яшьлек Анна апа - хезмәт һәм тыл ветераны. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән. Утырып кына торса да, аның күңеле бик көр, киңәшләрен бирергә әле дә әзер. Балаларның җырларын, шигырьләрен күз яшьләре аша тыңлады Анна апа.