2019 нчы елның 29 нчы ноябрендә «Хыял» яшьләр үзәге мавыктыргыч бию конкурсы – Стартинейджер үткәрде.
Әлеге конкурс укучыларның игътибарын ялны үткәрүнең кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч рәвешләренә юнәлтү, инициативаны, иҗатны күрсәтү максатыннан үткәрелде.
Стартинейджер конкурсында 7 команда катнашты:
Балтач урта мәктәбе,
Балтач гимназиясе,
Бакый Зыятдинов исемендǝге Карадуган гимназиясе
Кече Лызи урта мәктәбе,
О. Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбе,
Салавыч күппрофильле лицее,
Норма урта мәктәбе.
Жюри конкурс дәвамында чыгышларны гына түгел, ә команданың бердǝмлеген дә бәяләде. «Команданың тышкы кыяфәте», «Визитка», «Спорт биюе», «ϴй эше» этапларындагы бәя критерийлары шундый иде: биюнең синхронлыгы, музыка алмашуга реакция тизлеге, биюнең индивидуальлеге.
Бу чара яшьләрне шатлык, бердәм хис-тойгылар һәм кичерешләр белән берләштерде, һәр катнашучыга үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.