МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Стоп Спид» акциясе үткәрде

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бөтен дөньяда бүген СПИД турында сөйлиләр, кешелек яшәешенә бу глобаль эпидемиянең нинди куркыныч тудыруы, әлеге фаҗиганең масштаблары,чуманың 20, ә хәзер инде 21 гасырда да кешелек яшәешенә янавы турында һәм, әлбәттә инде, ВИЧ/СПИД эпидемиясенең глобаль таралуын ничек туктатырга кирәклеге турында сөйлиләр. 

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне беренче тапкыр 1988 елның 1 декабрендә билгеләп үтелә. Бу дата Җир планетасында яшәүче барлык кешеләрнең әлеге куркыныч фаҗига белән көрәштә берләшүен символлаштыра.

МБУ «Хыял» яшьләр үзәге 2019 елның 29 ноябрендә «Стоп Спид» акциясе үткәрде. Әлеге акциядǝ Балтач  бистәсенең үзәк урамында буклетлар таратылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International