2019 нчы елның 29 нчы ноябрендǝ МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр авыл җирлеге яшьләре арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрде.
Максат һәм бурычлар:
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- иң көчле командаларны ачыклау;
- дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту;
- спортны үстерү һәм популярлаштыру.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын - "Ак барс" командасы
II урын - "Авангард" командасы
Җиңүчеләр грамоталар белǝн бүләкләнде.
Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге гамәлгә ашырды. Ярышларның баш хөкемдары - Мөхәрләмов Илгизәр Илнур улы, физик культура буенча инструктор.