2019 елның 9 декабрендә Балтачның «Форпост» үзәге «Кар десанты РСО» бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында активист студентлар отряды белән берлектә «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан «Яшьләр коррупциягә каршы» темасына Кече Лызи урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә, видеоролик карау һәм фикер алышу үткәрде.
Бу чарада Балтачның «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш.Гыйлемҗанов, Кече Лызи урта мәктәбе директоры Э. Н. Гарипов, Кече Лызи урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Ш. Минһаҗева, «Форпост» хезмәткәрләре, активист студентлар отряды һәм 31 кешедән торган укучылар катнашты.
Чараның максаты: укучылар тарафыннан коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, үсешенә ярдәм итүче факторлар, хокукый белемнәрне пропагандалау, мөстәкыйль җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру кебек күренешләрнең теоретик дәрәҗәсен тирәнәйтү.
2019 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов расланган график нигезендә 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Балтач муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу 8(84368) 2-43-34 телефоны буенча башкарыла.
Агымдагы елның 9 нчы декабрендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Музейдагы экспозицияләрнең һәркайсы үзенә бер бай серле дөньяга алып кергән кебек. Тернәкләнүчеләр төрле заллар буенча тарихи язмалар, фотосүрәтләр, экспонатлар буенча районыбыз тарихы, табигате, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында күп мәгълүмат тупладылар.
5 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Алан авылы клубы башлангыч мәктәпнең 2-3 сыйныф укучылары өчен "Шәфкатьлелек бизи кешене" исеме астында әңгәмә уздырды. Шул ук көнне Алан авылында яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле булган Марданов Нияз һәм Нурзидә апа гаиләсендә булдылар. 3 сыйныфта укучы кызлар аларга концерт номерлары әзерләгән иделәр. Мардановлар үзләренә булган игътибар өчен зур рәхмәт әйттеләр.
6 декабрь көнне Чутай мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидлар декадасы уңаеннан инвалид балаларга йөреп чыкты. Аларны бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Балалар белән аралашып, укулары һөнәрләре белән кызыксынды. Алар рәсем ясарга яратулары турында әйттеләр, һәркайсына альбом, буяу карандашлары бүләк иттеләр.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык.
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан Удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Пчельникова О.М. һәм Антонова Н.Л. югары сыйныф укучылары белән "Анай кыл вордске семьяын" (Туган тел гаиләдә туа) дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Татарстан Республикасында рус һәм татар телләре тигез нигездә дәүләт телләре булып тора. Теләсә кайсы оешма, учреждение, сәүдә объектларында бер телдә генә башкарылган элмә такталардан файдалану законны бозу дип санала.