ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексындагы  хезмәт хакының  торышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  республика  киңәшмәсендә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

3 декабрь көнне Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебез Ватаныбызның һәлак булган сакчыларын искә ала.

Шул уңайдан МБУ «Хыял» яшьләр үзәге 2019 елның 6 декабрендә Балтач урта мәктәбенең 5-6 сыйныф укучыларына Балтач мәдәният үзәгендә «Брестская крепость» фильмын күрсәтте.

Җитештерү зарурлыгына бәйле рәвештә, ремонт эшләрен үткәрү һәм яңа объектларны «Балтачгаз» ЭҖУ газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен, 2019 елның декабрендә түбәндәге торак пунктларны газ белән тәэмин итү системасыннан өзү турында хәбәр итә:

1. ТР, Балтач р-ны, Арбор, Яңгурчи т. п. - 24.12.19, 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр

2. ТР, Балтач р-ны, Ю. Шубан т. п. - 25.12.19, 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр

3. ТР, Балтач районы, Балтач т. п. - 26.12.19, 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр

2003 елның 9 декабрендә Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясе имза салу өчен ачыла.

Документ аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәтләрне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупцион табышларны юдыруны җинаять дип игълан итүне йөкли.


8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-17 м/c кадәр, төнлә буран, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.

 

7 нче декабрь көнне Шода авылында яшьләр форумы узды. Форумда Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Балтач район башкарма комитеты экономика бүлеге җитәкчесе Гәлимҗанов Фәнис Фәргәт улы, Балтач район башкарма комитеты яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Рафис улы катнашты. Форумда  Балтач , Субаш, Урта Көшкәт, Чепья, Шеңшегәр, Пыжмара, Сосна,  Чепья, Куныр, Нөнәгәр, Борнак авыл җирлеге яшьләре катнашты.

Беренче блокта - яшьләрне яңа эш башлаучы бизнесмен программалары белән таныштыру. Икенче блокта - Шода авылыннан Шакирҗановлар (чәчәкләр үстерү) һәм Дәүләтшиннар (КФХ) гаиләсенең бизнес алып баруы белән танышу.


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан 15-17 м/c кадәр (Казан шәһәрендә иртән һәм көндез 15 м/c кадәр), юлларда урыны белән көчле бозлавык.

 

6 декабрьдә Балтач мәдәният үзәгендә мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге, удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен «Мудорвай» («Росточек») Республика удмурт конкурсының зона туры тәмамланды.

Республика конкурсы Татарстан Республикасы халыкларының милләтара татулыгын ныгыту, шулай ук мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларны удмурт халкы мәдәниятенә җәлеп итү максатларында үткәрелә.

Бу юлы да мөмкинлекләре чикле кешеләр әйләнә-тирәдәгеләргә үзләренең рухи көчләрен һәм максатка ирешүдә бетмәс-төкәнмәс ихтыярларын күрсәттеләр.

2019 елның 6 декабрендә Шеңшеңәр мәдәният йортында Чулпан Габделганиева инициативасы белән «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән мөмкинлекләре чикләнгән үзешчәннәр концерты булды. Эчтәлекле иҗади номерлар берәүне дә битараф калдырмады. Концертта Казан шәһәре артистлары: Алмас Сафин, Рәсим Фасыйхов, Динә Закирова, Рүзәл Зыятдинов һәм башкалар да катнашты.

2019 елның 7 декабрендә Балтач районы делегациясе Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм социаль-икътисадый мониторинг комитетына ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге белән берлектә оештырылган «Социаль ярминкә» Республика хәйрия фестивалендә катнашты. Фестивальдә Идел буе федераль округы, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, СЮКО һәм социаль эшкуарлар, ТР Иҗтимагый палатасы, ведомство һәм муниципаль иҗтимагый советлар әгъзалары һәм экспертлары җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International