Балтачның «Форпост» үзәге «Яшьләр коррупциягә каршы» дигән темага әңгәмә үткәрде

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 елның 9 декабрендә Балтачның «Форпост» үзәге «Кар десанты РСО» бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында активист студентлар отряды белән берлектә «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан «Яшьләр коррупциягә каршы» темасына Кече Лызи урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә, видеоролик карау һәм фикер алышу үткәрде.

Бу чарада Балтачның «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш.Гыйлемҗанов, Кече Лызи урта мәктәбе директоры Э. Н. Гарипов, Кече Лызи урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Ш. Минһаҗева, «Форпост» хезмәткәрләре, активист студентлар отряды һәм 31 кешедән торган укучылар катнашты.

Чараның максаты: укучылар тарафыннан коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, үсешенә ярдәм итүче факторлар, хокукый белемнәрне пропагандалау, мөстәкыйль җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру кебек күренешләрнең теоретик дәрәҗәсен тирәнәйтү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International