Татарстан Республикасында рус һәм татар телләре тигез нигездә дәүләт телләре булып тора. Теләсә кайсы оешма, учреждение, сәүдә объектларында бер телдә генә башкарылган элмә такталардан файдалану законны бозу дип санала.
"Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Закон» 14 Статья:
Документлар (бланклар, мөһерләр, штамплар, штемпельләр) һәм дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт органнары, предприятие, учреждение һәм башка оешмалар исемнәре язылган элмә текстлары Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә рәсмиләштерелә.
23 Статья:
Татарстан Республикасында географик атамалар һәм язулар, топографик билгеләмәләр, юл күрсәткечләре татар һәм рус телләрендә, шулай ук башка телләрдә, җирле халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, рәсмиләштерелә.
Рус һәм татар теле тигез хокуклы, һәм алар арасындагы өстенлекләр буенча аерма эшләнми. Бер яктан, рус теле - Россиянең бөтен территориясендә дәүләт теле һәм аны һәркем белергә тиеш. Асылда, ерак авыл җирлекләрендә яшәүче күп кенә җирле һәм даими яшәүчеләр Россия Федерациясенең гомумдәүләт телен бик начар белә һәм авырлык белән аралаша. Куп очракта бу гомер буе бер урында яшәгән өлкәннәргә кагыла. Аларга, чыннан да, рус телендәге элмә тактасын уку авыр булырга мөмкин.
Телләр турындагы закон тулысынча эшләсен өчен тагын бик күп көч куярга кирәк. Куелган бурычлар сүздә генә түгел, эштә дә үтәлергә тиеш.