2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Балтач районы прокуратурасы 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итәчәк: Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач ш.т. б., Булатов ур., 24/1 йорт.
Кабул итүгә алдан язылу (84368)2-58-40 телефоны буенча башкарыла
(Алдан язылу мәҗбүри түгел).