Әлеге истәлекле дата уңаеннан Удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Пчельникова О.М. һәм Антонова Н.Л. югары сыйныф укучылары белән "Анай кыл вордске семьяын" (Туган тел гаиләдә туа) дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Укучылар удмурт халкының тарихы һәм мәдәнияте, гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Чөнки нәкъ менә, үз халкыңа, аның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт гаиләдән башлана. Гаиләдә туган тел туа, киләчәктә ул һәр кеше өчен тормышка юл күрсәтүчегә әверелә. Укытучылар Балтач районы удмуртларының туй йолалары турында сөйләделәр, ә Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Михайлова Л.М. парларны удмурт телендә теркәү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Удмурт телен белү турында сөйләде. Чара ахырында балалар коймак һәм тәм-том белән сыйландылар.