ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Һәр умарталыкка аның  хуҗасы, урнашкан урыны һәм умарта  ояларының  саны  турында  мәгълүмат  белән  документ бирәчәкләр.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныф укучылары өчен Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, “Халык җәүһәрләрен барлаучы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

21-22 гыйнвар көннәрендә V «WorldSkillsBaltasi Junior-2020» Чемпионатының икенче этабы узды.

 Балтач урта мәктәбе базасында «Агач эшкәртү», «Лаборатор химик анализ» компетенцияләре буенча, «Минутка» кафесы базасында «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча, Кече Лызи урта мәктәбе базасында «Урман эше», «Агрономия», «Ювелир эш», «Флористика» компетенцияләре буенча ярышлар узды. Барлыгы төрле гомуми белем бирү учреждениеләреннән 119 укучы катнашты.

2020 елның 20 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш илле алтынчы утырышы узды.

2020 елның 22 нче гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Киноны бел» дип исемләнгән уен үткәрде.

Уен 4 раундта узды:

1 раунд: "Сорауларга җаваплар"

2 раунд: "Смайликлар"

3 раунд:  "Өзекләр буенча киноны бел"

4 раунд: "Видеотабышмак".

23 гыйнвар көнне Бөрбаш Сәрдегәне авылында башлангыч мәктәп балалары белән сәламәт яшәу рәвешен пропагандалау максатыннан «Чаңгы шуыйк бергәләп» чаңгы ярышы утте. Балалар саф һавада бергәләп чаңгы шуып, вакытны күңелле үткәрделәр. 

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 1 гыйнварыннан 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.

2020 ел 22 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

22 гыйнвар көнне Чапшар авылы яшьләре район күләмендә авыл яшьләре өчен оештырылган "Поколение NEXT-2020” конкурсында катнашты.

2020 елның 22 гыйнварында «Сабантуй» ял паркында чаңгы ярышлары, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында киез итекләрдә хоккей буенча спорт ярышлары узды.

Әлеге чара физик культура һәм спортны пропагандалау, иң көчле муниципаль спортчыларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Ярышларда Балтач район Советы һәм Балтач район башкарма комитетының барлык хезмәткәрләре дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International