«Сабантуй» ял паркында «Кичке узышлар»

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 22 гыйнварында «Сабантуй» ял паркында чаңгы ярышлары, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында киез итекләрдә хоккей буенча спорт ярышлары узды.

Әлеге чара физик культура һәм спортны пропагандалау, иң көчле муниципаль спортчыларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Ярышларда Балтач район Советы һәм Балтач район башкарма комитетының барлык хезмәткәрләре дә катнашты.

Чаңгы ярышлары шәхси узыш форматында, шәхси нәтиҗәләр белән үткәрелде.

Күңелле ярышлардан соң барлык катнашучылар да коймак белән чәй эчүгә чакырылды.

Җиңүчеләр һәм призерлар Балтач район башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең истәлекле призлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International