Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 ел 22 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш эшендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, комиссия рәисе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, комиссиянең җаваплы секретаре Гыйләҗева Миләүшә Равил кызы, комиссия белгече Шәфыйкова Гөлшат Фәрит кызы һәм комиссия әгъзалары катнашты:

Габделхакова Минзия Хасият кызы - Балтач район башкарма комитеты опека һәм попечительлек секторының балалар хокукларын саклау буенча баш белгече;

Шагаева Алия Юныс кызы - "Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе;

Хәбибуллин Динар Ринат улы - Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча муниципальара филиалы өлкән инспекторы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты;

Усманов Илдар Котдус улы - Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек башлыгы;

Гатиятуллина Алсу Фариз кызы - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы;

Заһидуллин Рөстәм Рафис улы - Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе;

Нургалиев Алмаз Ришат улы - "Балтач районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе директоры;

Шәфигуллин Рәшит Кәлимулла улы - «Балтач үзәк хастаханәсе»нең халыкка хезмәт күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, табиб нарколог;

Низамиева Ләйлә Фәргать кызы - Балтач район башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгече;

Шәйхиева Гөлнара Хәбирҗан кызы - "Балтач үзәк хастаханәсе"  табиб педиатры;

Гыйлемҗанов Фердинант Шакирҗан улы - Балтач «ФОРПОСТ»үзәге директоры.

Утырышка шулай ук Низамиев Айрат Шакирҗан улы - Балтач районы прокуроры; Шакирова Ләйсән Марат кызы - Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ПДН өлкән инспекторы; Юнысова Раушания Илдус кызы - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил; Шәрифуллин Рафил Рафаил улы - МОНД инспекторы; Хәкимов Нияз Филсур улы - «Арча агросәнәгать һөнәри көллияте» ДАҺБУнең 2 нче филиалы директоры, Балтач муниципаль районы мәгариф оешмалары директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, Балтач муниципаль районы авыл клублары мөдирләре, Балтач муниципаль районының ФАП фельдшерлары һәм «Балтач җирлекара үзәк китапханә» БРМБУК мөдире чакырылган иде.

Комиссия утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач муниципаль районында Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозуларны профилактикалау

2. Имин булмаган гаиләләрне вакытында ачыклау

3. Яшүсмерләр арасында алкоголизм, наркомания таралуны, психоактив матдәләр куллануны кисәтү буенча профилактика

4. Балаларны медиакиңлектә хокукка каршы контенттан яклау турында

Көн тәртибенең беренче һәм икенче сораулары буенча Балтач районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ПДН өлкән инспекторы Ләйсән Марат кызы Шакирова чыгыш ясады.

Өченче көн тәртибе буенча сүз «Балтач үзәк хастаханәсе» нең халыкка хезмәт күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, табиб нарколог Рәшит Кәлимулла улы Шәфигуллинга бирелде.

Балаларны медиакиңлектә хокукка каршы контенттан яклау турында "Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева сөйләде.

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International