2020 елның 20 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш илле алтынчы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең полиция участковые Журавлев П.А. , Балтач муниципаль районы Нөнәгәр авыл җирлеге депутатлары, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, учреждение, предприятие, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма рәисләре, авыл җирлегенең дин әһелләре катнашты.
Утырышта түбәндәге cораулар каралды:
1.Җирлек башлыгының 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисабы.
2.Җирлек бюджетының 2019 елгы үтәлеше турында.
3.Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең участок полициясенең 2019 елгы хисабы.