2020 елның 22 нче гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Киноны бел» дип исемләнгән уен үткәрде.
Уен 4 раундта узды:
1 раунд: "Сорауларга җаваплар"
2 раунд: "Смайликлар"
3 раунд: "Өзекләр буенча киноны бел"
4 раунд: "Видеотабышмак".
Барлык раундлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Киномакс" командасы
2 урын - "Операция Ы" командасы.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы.