22 гыйнвар көнне Чапшар авылы яшьләре район күләмендә авыл яшьләре өчен оештырылган "Поколение NEXT-2020” конкурсында катнашты.
Авылның моңлы егетләре - Раушан Ситдиков “Небо на ладони", Фәнис Мухамадиев "Гомерне ашыктырабыз бугай" җырларын бик матур башкардылар. Барлык чараларда актив катнашучы кызлар: Назилә Гаязова һәм Айсылу Валиева дәртле "Ногәйбәк татарлары" биюен бик оста биеделәр. Әлеге конкурсның "Минута славы" номинациясендә Ильсия Габдуллинаның "Әни-бөек кеше" шигырен сөйләве тамашачылар күңеленә үтеп керде һәм жюрилар тарафыннан уңай бәяләнде.