ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2 февраль көнне Таузар авылы клубында "Начар гадәтләргә юл куймыйк!" дигән лозунг астында мәктәп укучылары арасында рәсем конкурсы үтте. Чарада 7 укучы катнашты.

2020 елның 28 гыйнварында «Балтач» универсаль спорт залында «World Skills Baltasi Junior» V Чемпионатының «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенциясе буенча ярышлар узды.

2 февраль көнне Кенәбаш авыл клубында “Сәламәт булыйм дисәң” исеме астында әңгәмә уздырылды. Яшүсмерләр белән дөрес туклану, кайбер ризыкларның файдасы һәм зарары турында фикер алышынды.  Сәламәтлек турында булган мәкальләр искә алынды. Катнашучылар актив рәвештә үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Сәламәтлек - һәр кешенең иң зур байлыгы, дигән фикергә килеп, әңгәмәгә йомгак ясалды.

2020 елның 3 февралендә район мәдәният йорты залында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов катнашында халык җыены булып узды. Җыелышны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Собрание  вел глава Балтасинского муниципального района Рамиль Рашитович Нутфуллин.

2 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында Венера Гараеваның "Үкенергә калган гомер" дип исемләнгән  драммасы куелды. Спектакль мәгънәле, эчтәлекле, хәзерге заманда бик актуаль теманы чагылдыра. Тамашачы балалары калдырган ялгыз аналар язмышын күз яшьләре аша карады. Әсәрнең авторы - Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Венера Гараева үзе дә кунакка килде. "Иҗатымны ошатып, халыкка җиткергәнегез өчен рәхмәтлемен."- диде автор. Җавап итеп хөрмәтле кунакка да истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- көндез 3 февральдә, төнлә һәм көндез 4 февральдә юлларда көчле бозлавык;

- көндез 3 февральдә, төнлә һәм иртән 4 февральдә томан.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

     2020 елның 2 февралендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбыз.

2020 нче елның 31 гыйнварында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Балтач урта мәктәбенең 21 укучысы кунакта булып китте.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан - республика тарихында тирән эз калдырган, бүген дә төбәгебезнең чәчәк атуы өчен күп көч куйган шәхесләрне искә алу, хөрмәтләү йөзеннән тавыш бирү игълан ителә.

Шул нисбәттән районнарны үзләренең атаклы якташларын зурларга чакырабыз. Бер уңайдан алар белән бәйле истәлекләрне дә барларсыз. Тавыш бирегез! Якташыгыз турында башкалар дә белсен!

Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән: көньяктан көчле җил 17-22 м/с кадәр (Казан шәһәрендә 15-20 м/с кадәр), буран һәм бозлавык (Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән), юлларда көчле бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International