ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 ел 4 февраль көнне район Советының зур залында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм Балтач районы баш ветеринар табибы Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов катнашында утырыш узды.

2020 ел 3 февраль көнне Балтачта "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының утырышы узды.

Чара барышында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, киләчәккә планнар куелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов "Ак калфак" оешмасына куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Кыш азагына күп кенә кешеләр төшенкелеккә бирелә башлый – озын салкын көннәр моңсу уйлар алып килә. Шуңа күрә 4 февральдә билгеләп үтелүче Яхшы кәеф бәйрәме бик урынлы. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу уңайдан китап укучылары өчен «Яхшы кәеф» күргәзмәсе оештырды.

Яшьләр арасында узган "Поколение NEXT-2020" бәйгесе 4 зонада барды. Гала-концерт 1 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә узды. Бәйгегә килгәндә, аның төп  максаты булып - бүгенгесе көндә авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрне берләштерү, сәләтен ачу, тамашачыга тәкъдим итү, халыклар арасындагы күп милләтлелекне ныгыту тора.

Һәр милли тел, һәр халык - дәуләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан –дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле, яшьләребез исә –аның таҗлары.

2020 елның 4 февралендә Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галиева Нурания Әхмәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 4нче февралендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте. 

31 гыйнвар көнне Субаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә урта яшьтәге апалар белән "Туган якның һәр үләне җанга шифа, тәнгә дәва" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә үләннәрне җыю, киптерү, куллану тәртибе белән тәҗрибә уртаклаштылар. 12 төрле дару үләненнән “Эко – кафе" күргәзмә оештырылды. Кичә үлән чәйләре әчү белән тәмамланды.

Конгресста    200дән артык  вәкил катнаша. Алар  арасында  Татарстаннан  100 кеше,    Россия  Федерациясенең    50  субъектыннан һәм дөньяның 20  иленнән   вәкилләр  булачак. Вәкилләр, аерым алганда,  БДБ илләреннән,    Германия, Мисыр,  Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония  илләреннән.  Конгресста    25 халыкара  20дән артык   федераль спикерлар  катнаша.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  2020  елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый   инициативалары» Гомумроссия  иҗтимагый  берләшмәләр  берлеге яшьләрнең авторлык  проектларына  һәм   мәгариф  өлкәсендәге  проектларга    «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия  конкурсын  уздыра.  

31 гыйнварда Сырья авыл клубында студентлар һәм эшче яшьләр арасында "Тәмәке дусмы, дошманмы?" темасына фикер алышу булды. Әңгәмәдә 20 дән 24 яшькә кадәрге 17 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International