2020 елның 21 февраль көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә 17 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте.
19 февраль көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, районның башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хайретдинов Чапшар авылы тыл ветераннарын котлап медальләр тапшырды. Әлеге чарада шулай ук җирлек җитәкчеләре һәм хәрби комиссариат вәкиле дә ветераннарга үз теләкләрен җиткерделәр. Сугыш чорында гына түгел һәм сугыш тәмамланганнан соң да көнне-төнгә ялгап эшләүче, ачлыкны, ялангычлыкны күреп, җилкәләрендә ир-егетләр генә күтәрә алырдай эшләрне башкаручы әбиләребезнең дә бүген сафлары бик аз калып бара инде. Җитәкчеләрне бик шатланып, эшләп алдык без бу медальне дип горурланып каршы алдылар Чапшар авылының иң өлкән кешесе Хәдичә апа Камалова, Вәфия апа Гимадиева, Фагыйлә апа Закирова, Мөнирә апа Асадуллина.
Рәхмәт аларга, әле озак еллар сәламәт булып, безгә олы терәк булып яшәсәләр иде! Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без аларга бурычлы.
12 февраль көнне Шубан мәдәният йорты хезмәткәрләре - Фәсхетдинова Р.Р. һәм китапханәче Гатауллина М.Я. Хәйретдинова "Тере тарих" акциясе кысаларында Вәфия апада булды. Вәфия апа 1935 елда туган. Бала чагы сугыш чорына туры килә. Вәфия апаның хәтере бик яхшы, 3 яшьлек вакытыннан бар нәрсәне хәтерли. Авылның матур урыннары, кешеләре, чишмә атамалары турында, сугышка киткән әтисе һәм 2 абыйсы турында бик әйбәт итеп сөйләде. Аның сөйләгәннәре видеога төшерелде. Әле акция тупланма диск чыгару максаты белән башланды.
2020 елнын 20 февраль көнне Нөнәгәр авыл җирлегендә тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырылды.
19 февраль көнне Нөнәгәр мәктәп коллективы укучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Хабибуллин Гыйльметдин Хабибулла улына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасында катнаштылар. Тантана укучылар чыгышы белән башланып китте. Аннан сүз кунакларга: район башлыгы Рамил Рәшит улына, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Заһир улына, “Кызыл юл” кооперативы җитәкчесе Фердинанд Нургаян улына, район ветераннар советы рәисенә, хәрби комиссариат җитәкчесенә, Казаннан килгән вәкилгә бирелде.
2020 елның 13 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы шугалагында «Арча» ҖЧҖ, «ХЭС» МБУ, Балтач РУПСы, МВДның Балтач районы буенча бүлеге командалары өчен «Керлинг» олимпия төре буенча ярышларның зона этабы узды. Ярышларда 4 әр кеше катнашты. Финалга МБУ "ХЭС" командасы чыкты. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне яшьләр үзәге «Хыял» инструкторлары Шәфигуллин Н. К., Гыйльметдинова З. Ф. башкардылар.
2020 елның 12 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясе өчен «Гаилә эстафетасы» спорт-күңел ачу уены үткәрде. Анда 6 гаилә катнашты: Хәкимовлар, Закировлар, Хабибрахмановлар, Чукаевлар, Петровлар һәм Мөхәрләмовлар гаиләләре.
2020 елның 13 февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Үзәк китапханә белән берлектә Гашыйклар көненә багышланган «Мәхәббәт мозайкасы» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Уенда Балтач районы яшьләре, шулай ук гаилә парлары катнашты.
21 нче февраль көнне Чепья авыл җирлегендә « Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел » юбилей медальләре тапшырылды
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе булып тора. Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә.