Туган телем – иркә гөлем

2020 елның 21 феврале, җомга

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе булып тора. Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Укучылар Туган тел көне кайчан барлыкка килгәне турында мәгълүмәт алдылар.  Якташ язучылар иҗаты белән таныштылар,  аларнын шигырьләрен укыдылар. Татар халкынын теленә, гореф-гадәтләренә бәйле булган сорауларга җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International