Чапшар авылы тыл ветераннарына медальләр тапшырылды

2020 елның 21 феврале, җомга

19 февраль көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, районның башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хайретдинов Чапшар авылы тыл ветераннарын котлап медальләр тапшырды. Әлеге чарада шулай ук җирлек җитәкчеләре һәм хәрби комиссариат вәкиле дә ветераннарга үз теләкләрен җиткерделәр. Сугыш чорында гына түгел һәм сугыш тәмамланганнан соң да көнне-төнгә ялгап эшләүче, ачлыкны, ялангычлыкны күреп, җилкәләрендә ир-егетләр генә күтәрә алырдай эшләрне башкаручы әбиләребезнең дә бүген сафлары бик аз калып бара инде. Җитәкчеләрне бик шатланып, эшләп алдык без бу медальне дип горурланып каршы алдылар Чапшар авылының иң өлкән кешесе Хәдичә апа Камалова, Вәфия апа Гимадиева, Фагыйлә апа Закирова, Мөнирә апа Асадуллина.

Рәхмәт аларга, әле озак еллар сәламәт булып, безгә олы терәк булып яшәсәләр иде! Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без аларга бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International