«Гаилә эстафетасы»

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елның 12 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясе өчен «Гаилә эстафетасы» спорт-күңел ачу уены үткәрде. Анда 6 гаилә катнашты: Хәкимовлар, Закировлар, Хабибрахмановлар, Чукаевлар, Петровлар һәм Мөхәрләмовлар гаиләләре.

Ярышлар кысаларында түбәндәге уеннар үткәрелде:

- Галош киеп йөгеру

- Тюбинг

- Туп җыю

- Обруч аша чыгу

- Поезд

Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урын - Петровлар

2 урын - Закировлар

3 урын - Чукаевлар

Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге башкара. Чара өчен җаваплы – МБУ «Хыял» яшьләр үзәге инструкторы - Гыйльметдинова З. Ф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International